Татарстан гимны өчен

 (минем вариант)

Татарстан - илем, газиз җирем,

Идел белән Урал арасы.

Илем күкрәгендә җәүһәр булып

Балкый нурлы Казан каласы.

 

Республикам минем - горур илем,

Кодрәт ала бөек халкымнан.

Татарстан исемен Җир шарына

Чигеп яздык кара алтыннан.

 

Шаулап чәчәк аткан гөл бакчасы -

Татарстан Идел ярында.

Якларбыз да сине, сакларбыз да,

Бердәм, тату халкың барында.

 

Киләчәгең якты, Татарстан,

Тарихыбыз - данлы бер дастан!

Гасырларда саклап исемеңне,

Мәңге яшә илем -Татарстан!

 

17 март 2012 ел

 

БАУЛЫМ

  (Ганс Сәйфуллин көе)

Баулым таулы-таулы, 
Тауларында шаулый 
Җил-давылдан саклап, әй, урман! 
Шунда бабам туган, 
Буразналар ерган, 
Мең хәсрәтен чәчеп моң урган. 

Хисләр ташкынына 
Салып башкаеңны 
Баулы тавын йөгереп менсәнә! 
Йөрәккәең ярсыр, 
Җирең үзенә тартыр 
Күпме генә биек менсәң дә. 

Сагышларым алып, 
Җырларыма салып, 
Ерак-еракларга юл алсам, 
Офыкларда томан, 
Адашырмын сыман, 
Тавыш бирче, Баулым, югалсам... 
1985/

 

Күмерләр

(Ганс Сәйфуллин көе)

Учакларда утлар сүнә, 
Кала бары күмерләр, 
Сүнеп барган күмерләрдә 
Яна безнең гомерләр,
Яна безнең гомерләр. 

Әйдә, туган, җырлыйк әле 
Үзәкләргә үткәнче. 
Дөнья малын бүлгәләшеп, 
Үткән гомер үпкәләшеп, 
Күргәләшик, йөргәләшик,
Авыр көннәр җиткәнче, 
Янган учак сүнгәнче.. 

Әйдә урам урыйк әле, 
Гармуннарны өзгәләп. 
Барыбер очмый калмас инде, 
Безнең җаннар күбәләк.
Безнең җаннар күбәләк.

 Әйдә, туган, җырлыйк әле 
Үзәкләргә үткәнче. 
Дөнья малын бүлгәләшеп, 
Үтәр гомер үпкәләшеп, 
Бәхиллекләр биргәләшик,
Авыр көннәр җиткәнче, 
Янган учак сүнгәнче.. 

Учактагы күмерләргә 
Су сипмәгез, көйрәсен. 
Тик бер ходай белә безгә
Күпме гомер бирәсен. 
Күпме гомер бирәсен.

Әйдә, туган, җырлыйк әле 
Үзәкләргә үткәнче. 
Дөнья малын бүлгәләшмик, 
Үтсен гомер бергәләшеп, 
Күргәләшик, йөргәләшик.
Авыр көннәр җиткәнче,
Күмерләр сүрелгәнче.

 

БАРЫЙК ӘЛЕ УФАЛАРГА


Барыйк әле Уфаларга 
Уфа юлы тар, диләр,  
Анда кызлар иренендә 
Башкорт балы бар, диләр. 

Барыйк әле, карыйк әле, 
Күрик әле Уфасын. 
Курәсене күрми булмас, 
Күрмәгәннәр уфтансын. 

Барыйк әле, күрик әле 
Уфа кызын ичмасам. 
Безне күрсә ушы китәр, 
Йөрәге туң булмаса. 

Барыйк әле Уфаларга, 
Урлыйк әле кызларын. 
Йөрәкләре салкын булса 
Эретербез бозларын. 

                                07.11.03 

 

Яшьлекне сагыну

Дуслар, яшьлек дуслар, 
Ниләр булды безгә?! 
Йөрәкләрдә җылы калдымы? 
Әллә заман җиле 
Безнең җаннарга да 
Мәңге эремәс бозлар салдымы? 

Гомер агышларын 
Кире борып булмый, 
Ышанасы гына килми шул. 
Егет чакка кайтып, 
Шашып гармун тартып, 
Тик бер үтәргә дә бирми шул. 

Һәркемгә дә шулай 
Тоеламы икән ? -  
Безнең яшьлек сагынып үләрлек! 
Тик бер кичкә кайтып, 
Ятып елар өчен 
Гомерләрең белән түләрлек! 

Заман, заман, заман җилләре, 
Безне инде мең кат җилгәрде. 
Җирдә ятып, тәгәрәп үскәнгә 
Матурырак идек элгәре. 

1997 

Бесплатный хостинг uCoz