Кайбер шәхесләр якты дөньяны ташлап киткәч, күңелдә шигырь юллары сырланып кала. 

Мәрхүм Рәшит абый Әхмәтҗанга

"Талларга качты сандугач,  
Мин аны эзлиммени? 
Сандугач керде күңелгә - 
Җырламый түзиммени?!"     (Рәшит Әхмәтҗан


Сандугач иде күңлеңдә, 
Ялыккандыр шул җаның, 
"Аръягында сайрыйм әле 
Бу битараф дөньяның", - 
Дигэнсендер абый, анлыйм сине, 
Арыткандыр, көйсез дөньяны 
Көйгә салып булмас микән диеп, 
Меңгә бүлү үзеңә бер җанны. 

Сандугач иде күңлеңдә, 
Сайра да, сайра гына... 
Күбрәк ышкылдымы җаның 
Шигърият кайрагына – 
Нечкәрде, өзелде кинәт, 
Көйләрең тынды, дисәм: 

«Шагыйрьләр үлә димени?! 
Шагыйрьләр мәңге исән!»- 
Дип, җиһаннан кычкырасың, 
Шул бәгырьләрне кисә! 

И, абый, аңлыйм, һәр шагыйрь 
Ул хакыйкатьне белгән… 
Шагыйрь абыем үлмәс тә, 
Рәшит абыем үлгән!!! 

Сандугач иде кунлеңдә! 
Сайрар да, сайрар идең… 
«Каләмем сынды,энекәш, 
Соңгысы иде,» - диден. 

05.01.1995.  

 

 

Якташым мәрхүм Фәнис Яруллин истәлегенә.

9 Декабря 2011 года, 16:02

 Бүген якташым Фәнис Яруллин вафат булуын ишеттем. Әүлиядәй кеше иде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын

 
Башкаеңа ауды авырлык,
Каян алдың көч һәм сабырлык?!
Шигрияттин хамыт кидең шул,
Син бик күркәм кеше идең шул!

Синең иҗат - моңлы кыңгырау,
Сирәк була андый яңгырау.
Барыбызга да сабак бирдең шул,
Син бик галим кеше идең шул!

Гомерең буе балда йөзмәдең,
Бәладән дә мәгънә эзләдең.
бигрәк түзем шагыйрь идең шул,
Гакылың белән сабыр идең шул!

Шаян идең дуслар кырында,
Усал булдың тиеш урында.
Әүлияләр ише идең шул,
Син бик гадел кеше идең шул.

 

Бухарест Мәхмүт улы Гарипов  истәлегенә

 (Төп Баулы кешесе булуы белэн горурланып туялмады мәрхүм) 

Мин Баулыда тудым. Шул туфрактан 
Шытып чыккан минем тамырлар. 
Эзләсәләр, Баулы тауларының 
Һәр ташыннан мине табарлар! 

Ул ташларда минем күз нурларым, 
Шул ташларда кулым җылысы. 
Табаннарым каны, күз яшьләрем, 
Их. шуларга ятып җылыйсы! 

Баулы сәхнәсендә бүген инде 
Башка сандугачлар сайрыйдыр, 
Мине алкышлаган тамашачым 
Башкаларны сөеп карыйдыр. 

Ә шулай да, кайчак, тын кичләрдә 
Сагыныр әле Баулы сәхнәсе 
(Шулай булмаганда бу яшәүнең 
Булыр идемени мәгнәсе!) 

Безнең кебек шаян егетләрен, 
Кирәк чакта усал баласын! 
Бер җырлагыз әле Баулы җырын, 
Бухарестка хәтле яңгырасын! 

                                      07.08.11 

 

Фәйзулла Туишев исемендәге бөтентатар тальянчылар конкурсында Гран-при яулаган якташым, гармунчы Зәкинур Шәймарданов истәлегенә.

 

Челтер-челтер ага тальян моңы

Күңел чишмәләрен куптарып.

Тургай мәллә гармун күрегендә?

Ирексездән тыңлыйм тукталып.

Ирексездән эзлим моң иясен,

Кемнең бармагыннан тама соң,

Шушы кадәр сихри хушбуй булып

Күңелләргә сеңеп калган моң?!

Гармуны да ап-ак, чәчләре дә,

Күңеле дә актан сибә нур.

Баулы сәхнәсендә Маэстро

Тургайлардан туган Зәкинур!

Сихере бар ахры, бармагыннан

Саркып тора халкым моңнары.

Сирәк бәхет икән тальяннарны

Зәкинурлар аша тыңлавы!

Челтер-челтер ага тальян моңы

Күңел чишмәләрен куптарып.

Тургай кергән гармун күрегенә

Тыңлыйк әле, тыңлыйк тукталып...

Чү, ни булды? Гармун күрегеннән

Кая китеп моңнар югалды?

Өстәл уртасында ап-ак гармун

Ак нурларга төренеп тын калды.

Зәкинурның елый ак гармуны,

Ак күрекләр бераз каралган..

Таныш бармакларны көтә-көтә,

Телләренә сары сарылган.

05.02.12


Бесплатный хостинг uCoz